тултыру

тултыру
1. Берәр савытны берәр нәрсә белән тулы итү 2. Берәр нәрсә эченә башка ваграк нәрсәләр яки сыеклык салу 3. күч. Бөтен тирә-юньне, барлык буш урынны биләп алу, бөтен тирә-юньгә, барлык урыннарга таралу; күп булу. Нин. б. бер урынга җанлы-җансыз нәрсәләрне күпләп кертү, китереп тарату 4. күч. Берәр нәрсәне күп итеп бирү 5. күч. Берәр урынны, өслекне биләп, каплап алу. Тавыш, шау-шу тур. бөтен ишегалдын тутырып акыра 6. Бер бит (яки табак) кәгазьне буш урын калдырмыйча язып бетерү. Барлык тиешле белешмәләрне берәр кәгазьгә теркәү, язып кую 7. Берәр ис, газ һ. б. ш. нәрсәләр көчле тәэсир итәрлек дәрәҗәдә таралу тур. күч. Нин. б. хис, уй-фикер һ. б. ш. белән сугарылу 8. күч. Билгеләнгән яки кушылган эшне тулысынча үтәү норма т. Берәр эш, хезмәт срогын төгәлләү, бетерү 9. күч. Билгеле бер чиккә яки санга җиткерү ун яшь т. Элек булганга кушып, аны сан ягыннан арттыру, тулыландыру 10. күч. Берәр нәрсә, билге, үзенчәлек өстәп, кушып, тагын да тулырак, төгәлрәк итү. Арттыру. ТУТЫРГАН ТАВЫК – 1. Тиресе белән ите арасына сөткә тугланган йомырка тутырып пешерелгән тавык 2) күч. Тулы, тыгыз, ак тәнле хатын-кыз тур. әйтелә

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем сделать НИР

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»